+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
29 Май 2020, 12:00

Башкортстан тормышында мөһим вакыйга

Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин Башкортстанда "Алга" махсус икътисади зонасы булдыруны раслады.

Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин Башкортстанда "Алга" махсус икътисади зонасы булдыруны раслады.
Мондый зона булдырудан төбәккә нинди файда булачак? Русия Дәүләт думасы депутаты Владимир Гутенев сүзләренчә, махсус зоналар схемасы үзен илнең башка төбәкләрендә яхшы күрсәтте.
- Бу - Башкортстан тормышында гына түгел, бөтен Идел буенда да мөһим вакыйга. Махсус икътисади зона механизмы үзен төбәкләрдә яхшы күрсәтте. Башкортстанда "Киләчәк инженерлары" форумы үткәрелгәннән соң, җылы тәэсирләр калды. Без УМПО мәйданчыгын сайладык, анда 40 илдән 100дән артык предприятие вәкилләре булды.
Башкортстанда искиткеч югары уку йортлары. УДАТУ - безнең квалификацияле кадрлар әзерләүче традицион партнерыбыз. Фаразланган преференцияләр уңай инвестиция мөмкинлекләрен формалаштыра, - диде ул.
Фото: bash.news
Читайте нас