1 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эшлекле сәфәр белән Благовещен районында булды. Төбәк җитәкчесе «Иҗтимагый киңлекләр һәм торак-коммуналь хуҗалык сәгате» дигән күчмә киңәшмә үткәрде, ул «Башкортстан ихаталары» программасын тормышка ашыру барышын тикшереп, кече архитектура формалары җитештерү предприятиесендә булды.
Благовещенда быел йорт ихаталарын төзекләндерү программасына Комаров урамы буенча берьюлы өч күпфатирлы йортны берләштергән нибары бер территория кергән. Аларда 1000гә якын кеше яши.
Район башлыгы Олег Голов сүзләренә караганда, биредә асфальт-бетон катламын яңарту, парковкалар, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштыру, яктырту, видеокүзәтү системаларын монтажлау һәм территорияне яшелләндерү кебек эшләр эшләнә. Бу максатларга 19 миллион сум акча бүленгән. Төзекләндерү эшләрен 1 июльгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Радий Хәбиров Благовещенда дөрес алым сайлануын билгеләп үтте. Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә «Башкортстан ихаталары» программасын яңадан карарга туры килде. Шуңа күрә шәһәр халкы мәнфәгатьләренә җавап бирә торган комплекслы төзекләндерү - оптималь карар. Төбәк җитәкчесе эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирергә кушты, киләсе елда программаның бюджеты артачак, дип ассызыклады.
Республика Башлыгы Бөек Ватан сугышында батырлык күрсәткән Николай Киселев исеме белән аталган паркта булды. 2015 елда биредә Геройга һәйкәл куелган иде. Лунда ук балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килгән, этләрне урамда йөртү өчен зоналарын төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.