3 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Туймазы районында булды. Төбәк җитәкчесе сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге, территорияне төзекләндерү белән таныша, шулай ук күчмә «сәнәгать сәгате» үткәрә.
«Нефтемашавтоматика» компаниясе нефть-газ җиһазларын проектлау, әзерләү һәм сервис хезмәте күрсәтү буенча махсуслаша. 2010 елдан предприятие планлы рәвештә үсә, җитештерү куәтләрен арттыра, яңа эш урыннары булдыра. Хәзер биредә 96 кеше эшли, алар өчен барлык шартлар да тудырылган. Хәтта үз тренажер залы да бар.
Генеральный директор Станислав Гайнетдинов сүзләренә караганда, "Нефтемашавтоматика" нефть-газ компанияләре тендерларында актив катнаша, ә предприятие продукциясе бөтен Русия буенча кирәк.
Радий Хәбиров җитештерү мәйданчыгында булды, предприятиенең киләчәк үсеше перспективалары белән кызыксынды. Станислав Гайнетдинов билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе шартларында әйләнештәге акча җитмәү төп мәсьәлә булып тора. Республика Башлыгы бүгенге «сәнәгать сәгате»ндә компаниягә ярдәм итү вариантлары турында фикер алышырга тәкъдим итте.
- Монда җитештерүнең тулы циклын булдырылган. Мондый предприятиеләрне күргәч, күңел сөенә. Без, үз ягыбыздан, әлбәттә, аларның үсешенә ярдәм итәчәкбез, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан.