"Быел республикада 1000 чакрымнан артык автоюлларны ремонтлыйбыз, эшләр 100дән артык участокта алып барыла", — дип язган үз битендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
"Кайбер объектларны вакытыннан алда тапшырачакбыз. Һава торышы мөмкинлек бирә. Стәрлетамактан Салават юлында, Стәрлетамакта Ходайбирдин урамы буенча автомобиль юлында ремонт эшләре тулысынча төгәлләнгән, кабул итү эшләре бара. Уфа-Иглино-Красная Горка-Павловка юлында якын арада өслек җәюгә керешәчәкләр. Әбҗәлил, Аскын, Илеш, Кырмыскалы, Куергазы, Стәрлебаш, Тәтешле, Федоровка, Шаран районнарында юлларны актив тәртипкә китерәбез".
Радий Хәбиров сүзләре буенча, быел 2021 елга каралган эшләрнең бер өлешен башлау планлаштырыла (Стәрлетамак – Красноусольск, Золотоношка – Төрешле – Стәрлетамак – Стәрлебаш - Федоровка, 8 Март – Алексеевка, Уптино – "Йоматау" шифаханәсе, Стәрлетамак – Раевка, Стәрлетамак – Стәрлебаш – Федоровка юллары участокларында).
Фото: ® UfaTime.ru