+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
4 июнь 2020, 13:00

Федоровка бассейнлы булды

Аның гомум мәйданы 1,4 мең квадрат метр тәшкил итә.

Башкортстанның Федоровка районы үзәгендә бассейн төзү буенча эшләр тәмамлана. Объект төзелеше 2018 елның җәендә башланган иде.

Бассейн көненә 40 кешегә кадәр кабул итәчәк. Аның мәйданы 1,4 мең квадрат метр тәшкил итә. Бассейнда һәрберсе 25 метр озынлыктагы 4 йөзү юлы урнашкан.

Моннан тыш, вестибюль, гардероб, чишенү-киенү һәм тренерлар бүлмәләре, табиб һәм дежур шәфкать туташы кабинеты, персонал бүлмәсе һәм башка ярдәмче бүлмәләр булдырылган.

Фото: bashinform.ru сайтыннан.
Читайте нас