6 июньдә, Башкортстанда Искә алу һәм хөрмәтләү көнендә республиканың барлык шәһәрләрендә зиратларга "Башавтотранс" автобуслары йөрү каралган.
Уфа, Баймак, Бәләбәй, Бөре, Дүртөйле, Күмертау, Мәләвез, Нефтекама, Октябрьский, Салават, Сибай, Стәрлетамак, Туймазы һәм Учалы зиратларында 1160тан артык рейс ясау планлаштырыла. Аларның күбесе Уфага туры килә - Төньяк зиратка кадәр - 200 һәм 400гә якын рейс Көньяк зиратка.
Әйтик, Уфаның Көньяк зиратына "ТСК "Пушкинский - СТО" һәм ""Башкортостан" сәүдә үзәге - СТО" маршруты буенча 30нчы санлы 29 автобус хезмәт күрсәтәчәк. Моннан тыш, өстәмә рәвештә бу зиратка автобуслар "Галле шәһәре исемендәге урам" тукталышыннан китәчәк.
Төньяк зиратка "УМПО - Тимашево бистәсе" маршруты буенча 15нче санлы 15 автобус хезмәт күрсәтәчәк, шулай ук өстәмә 10 автобус «Колхоз базары» тукталышыннан җибәреләчәк.
Автобуслар хәрәкәте интервалы, пассажирлар агымына карап, 5-10 минут тәшкил итәчәк.
Уфада махсус маршрутлар пассажирларга 8дән 20 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтә башлаячак.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.