+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
4 июнь 2020, 19:58

“Алга” зонасы тиз арада гамәлгә кертелергә тиеш!"

Радий Хәбиров “Алга” махсус икътисади зонасының үсеш этаплары турында сөйләде.

Бүген, 4 июньдә, Ишембайда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Алга” махсус икътисади зонасын үстерү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды. Анда республика Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, предприятиеләр вәкилләре катнашты.

Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенә инвесторлар өчен кирәкле бөтен инфраструктураны булдыру буенча әзерлек һәм проект алды эшен башларга, шулай ук проектларга ярдәм итүнең яңа төбәк инструментларын уйларга кушты.

Махсус икътисади зона участокларының гомум мәйданы (һәр районда 2шәр зона) 470 гектар тәшкил итә. Әлегә аларның яртысыннан артыгы проектларга резервланган. Моннан тыш, якын арада Русия һәм Башкортстан хөкүмәтләре, районнар хакимиятләре арасында махсус икътисади зонаның стратегик юнәлешләрен һәм үсеш этапларын билгеләячәк килешү төзелергә тиеш.

– Махсус икътисади зона булдырылды. Аның резидентларының мөмкин кадәр тизрәк монда кереп, үз инициативаларын тормышка ашыра башлаулары бик мөһим. Шуңа күрә кыска вакыт эчендә биредә җитештерү мәйданчыклары барлыкка килсен өчен безнең яктан конкрет гамәлләр кирәк, – дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы.

Инфраструктурага кертемнәрнең гомум күләме 2025 елга кадәр 6,3 миллиард сумнан сумнан артып китәр дип фаразлана, шул исәптән бюджет чыгымнары 3,3 миллиард сумга бәяләнә.

Фото: glavarb.ru сайтыннан.
Читайте нас