+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 июнь 2020, 15:00

Дөрес түләнмәгән!

Республиканың Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты "җылыту" өчен түләүләрнең дөреслеге мәсьәләсе буенча планнан тыш күчмә тикшерү үткәрде.

Республиканың Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты "җылыту" өчен түләүләрнең дөреслеге мәсьәләсе буенча планнан тыш күчмә тикшерү үткәрде.

Комитет Җәлил Киекбаев урамындагы 13нче санлы күпфатирлы йорт хуҗаларының мөрәҗәгате буенча планнан тыш тикшерү үткәрде. Үзләренең мөрәҗәгатендә торак йортта яшәүчеләр җылылык буенча хаксыз арттырылган суммаларны күрсәткән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, «БашРТС» җәмгыяте адресына ачыкланган хокук бозуларны норматив таләпләргә туры китереп бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

Бүгенге көнгә «БашРТС» җылылык бирү буенча 1359189,22 сум күләмендә түләүне кире кайтарган.

Фото: pixabay.com
Читайте нас