+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 июнь 2020, 16:54

Кулланучылар оешмаларына мөмкинекләр ачыла

Радий Хәбиров кулланучылар секторы оешмалары эшчәнлеген яңарту планын раслады.

Радий Хәбиров кулланучылар секторы оешмалары эшчәнлеген яңарту планын раслады.

Башкортстан Башлыгы республикада эшчәнлеге кулланучылар белән турыдан-туры бәйле оешмалар (шәхси эшкуарлар) эшчәнлеген яңарту турындагы указга кул куйды.

Документ төбәктә яңа коронавирус инфекциясе таралу чорында кертелгән чикләү чараларын этаплап бетерү планын үз эченә алган. Шул ук вакытта, вәзгыять катлауланган очракта, чикләүләр аның теләсә кайсы этабында яңадан эшли башларга мөмкин.

Планны тормышка ашыру барышы турында Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республикада коронавирус инфекциясен кертүне һәм таратуны кисәтү буенча оператив штаб утырышларында даими рәвештә хәбәр итәчәк.

Фото:https://glavarb.ru/rus/
Читайте нас