+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 июнь 2020, 07:30

Бәрәңге кыйммәтләнә

Соңгы биш айда инфляция дәрәҗәсенең никадәр икәнлеге билгеле булды.

Соңгы биш айда инфляция дәрәҗәсенең никадәр икәнлеге билгеле булды.

2020 елның гыйнвар-май айларында Башкортстанда инфляция дәрәҗәсе 2,8 процент тәшкил иткән. Бер ел элек кулланучылар бәяләре индексы биш ай эчендә 0,6 процент пунктка түбәнрәк иде, дип хәбәр итә республиканың статистика хезмәте.

Шул исәптән төбәктә азык-төлек продуктлары ел башыннан уртача 4,6 процентка кыйммәтләнде, азык-төлек булмаган товарлар - 1,8, хезмәтләр - 1,7 процентка.

Иң күп үсеш бәрәңге бәясендә – 45 процент, шикәр – 25 (узган елда бәя 5 проценка кимегән), яшелчәләр - 21 (плюс 36,4 процент), җиләк-җимеш 18 процентка арткан.

Соңгы биш ай нәтиҗәләре буенча продуктларның күзәтелә торган төрләреннән йомырканың гына бәясе кимү теркәлгән.

Фото: автор
Читайте нас