11 июньдә "Башавтотранс" предприятиесенә 50 яңа "НефАЗ"автобусы тапшырылды.
Русия көне алдыннан предприятие филиаллары җитәкчеләренә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа автобуслар ачкычлары тапшырды.
– Күпләр Уфада транспорт йөртү сыйфаты яхшыруын әйтә. Машиналарның тышкы ягыннан алып водительләрнең дисциплинасына кадәр артты. «Башавтотранс»ны заманча динамик үсештәге предприятие итәчәгебезгә ышанычыгыз өчен рәхмәт сезгә, - диде төбәк җитәкчесе.
25 утыру урыны булган һәм 106 кеше сыйдырышлы яңа автобуслар киеренке пассажирлар агымы булган маршрутларда эшләячәк. Алар тулысынча заманча таләпләргә туры килә.
«Башавтотранс» водительләре белән аралашканда Радий Хәбиров предприятие хезмәткәрләренең хезмәт хакы турындагы сорауны күтәрде.
- Хезмәт хакын арттыру турында уйларга кирәк. Даими, бераз булса да, моны эшләргә кирәк, - диде Радий Хәбиров.