+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 июнь 2020, 18:50

Яңа проектлар тикшерелде

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Инвестицион сәгать” форматында чираттагы онлайн-киңәшмә үткәрде. Анда икътисадның төрле өлкәләрендә яңа проектлар тикшерелде.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Инвестицион сәгать” форматында чираттагы онлайн-киңәшмә үткәрде. Анда икътисадның төрле өлкәләрендә яңа проектлар тикшерелде.
Сибайдагы “Блек Стоун” предприятиесенең генеральный директоры Олег Булгаков гранит һәм мәрмәрдән ясалган әйберләр җитештерүне үстерү перспективалары турында сөйләде.
171,3 миллион сумлык проект 2019 елда старт алды. Төзүчеләр 2,5 мең квадрат метрлы ике цехны, диспетчер бүлмәсен реконструкцияләде, таш эшкәртүче станоклар, краннар урнаштырды. Барлыгы 60 яңа эш урыны булдырырга исәплиләр. 2020 елның маенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитештерү мәйданчыгында булды, проект инициаторларын “Инвестицион сәгать”кә чакырды.
Бүген предприятие Баймак районындагы Япрактин чыганагындагы җир участокларын рәсмиләштерү буенча эш алып бара, аннан чимал – габбро кара граниты алына.
Киңәшмәдә катнашучылар проектны республиканың сәнәгатьне үстерү фондыннан займ бирелүче өстенлеклеләр исемлегенә кертүне хуплады.
Төбәктә заманча кояш электр станцияләре төзеп, альтернатив энергетиканы үстерү планнарын “Хевел” компанияләре генеральный директоры Олег Шуткин тәкъдим итте.
Моңа кадәр инвесторлар Башкортстанда дүрт шундый проектны тормышка ашырган иде. Инвестицияләрнең гомум күләме 6 миллиард сумнан артты.
Компания җитәкчелеге яңа инвестпроектларны Куергазы, Бөрҗән, Хәйбулла районнарында тормышка ашыруны күз уңында тота.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас