Иглин авылында 30 меңнән артык кеше яши. Аларның күбесе – үзәк канализациясе булмаган күпфатирлы йортларда яшәүчеләр. Балалар бакчалары, мәктәпләр кебек социаль объектларда да шундый ук проблема күзәтелә. Шуңа бәйле рәвештә, халыкның канализацияне вакытында чистарту белән бәйле проблемалар еш барлыкка килә.
Ләкин тиздән проблемма юкка чыгачак. Иглинда чистарту корылмалары төзелеше тәмамланып килә. Чистарту куәте 500 кубометр булган беренче корылмалар август аенда төзелеп бетәчәк. Төзелеш тәмамлангач, объектларны канализациягә тоташтыру эше башланачак. Беренче чиратта балалар бакчалары, мәктәпләр тоташачак.
Фото: bashinform.ru сайтыннан.