Бүген, 15 июньдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Алга” махсус икътисади зона булдыруга актив өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
– Сезнең тарафтан зур һәм авыр эш башкарылды. Сезгә күп тапкырлар үз сүзегездә торып, проектны якларга туры килде. Республика өчен махсус икътисади зона зур әһәмияткә ия. Ул – икътисадны үстерү, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту инструментларының берсе. Ләкин ирешелгәннәрдә тукталып калырга кирәкми. Алга таба уйларга, яңа проектларны үстерергә кирәк, дип уйлыйм, – дип белдерде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru сайтыннан.