+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 июнь 2020, 12:10

Юлларда 175 меңнән артык чокыр юкка чыгарылды

Республика Башлыгы үткәргән оператив киңәшмәдә юл төзекләндерү буенча отчет бирелде.

Республика юлларында чокырларны ремонтлау буенча эш агымдагы елда 15 февральдә башланды. Март аенда төбәк җитәкчесе йөкләмәсе буенча чокырларны санлаштыру башланды, ул 15 апрельдә тәмамланды. 15 июньгә булган мәгълүматларга караганда, юлчылар, планны 100 процентка үтәп, юл өслегенең 175 меңнән артык чокыр-чакырын юкка чыгарган. Мәгълүматны Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаев Башкортстан Башлыгы Рәдий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә китерде.

Алан Марзаев сүзләренчә, республикада 6 шәһәр һәм 15 район да алар алдында куелган бурычларны уңышлы үтәгән. Ул юл хезмәтләре әгъзаларына һәм төбәкнең юл хуҗалыгы идарәсенә аерым рәхмәт белдерде.

– Чокырларны юкка чыгару буенча бик зур эш башкарылды, бу сизелә. Иң мөһиме, Башкортстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты да, муниципалитетлар башлыклары да, ниһаять, әлеге проблема белән эшләргә өйрәнде, нәтиҗәле механизмнар уйлап тапты. Шундый ук темпта эшне дәвам итәргә кирәк, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.


Фото: bashdtp.site сайтыннан.
Читайте нас