30 июньдә Русиядә оффлайн режимында беренче Халыкара форум узачак.
Русия конгресс эшчәнлеген яңадан башлап җибәрә. Беренче оффлайн-форум урбанизациягә һәм шәһәр мохитен үстерүгә багышланачак. Ул 30 июньдә Башкортстанда узачак. Чара Бөтендөнья күргәзмә индустриясе ассоциациясенең (UFI) хәвефсезлекнең яңа махсус стандартлары буенча оештырылачак. Уфага территорияләр белән идарә итүдә трендлар буенча фикер алышырга хакимият, бизнес вәкилләре, потенциаль инвесторлар киләчәк.
Форумда катнашырга Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев, фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков, "Ростуризм" җитәкчесе Зарина Догузова һәм башкалар чакырылган. Форумда бөтен Русиядән килгән шәһәрләрнең төзекләндерү һәм үсешенең иң нәтиҗәле проектлары тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк. Коронавируска каршы көрәш шартларында төзекләндерү программалары күләмнәрен саклап калган Башкортстан казанышларына аерым блок багышланачак. Оффлайн-чараны оештыручылар: Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм Мәскәү урбанистика үзәге.
"Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш» форумы рәистәшләре - Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин һәм Мәскәү урбанистика үзәге җитәкчесе, МДУның икътисад факультеты Урбанистика үзәге директоры Сергей Капков.
Форум Русиядә коронавирус таралуга бәйле чикләүләрне йомшартканнан соң оештырылган беренче күләмле чара булачак.
30 июньдә эшлекле программа кысаларында «Кешеләр өчен дәүләт идарәсе» пленар утырышы, шулай ук уннан артык секцияләр эше узачак. Эшлекле чараларның онлайн-трансляцияләре дә ачык булачак. Форумның иҗтимагый программасы да бай эчтәлекле булыр дип көтелә.
Форум турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сайтта белергә мөмкин: https://futurecity2020.org