"Жилстройсбережения" республика программасы белгечләр тарафыннан югары бәяләнде һәм социаль-икътисади үсеш буенча иң яхшы башлангычлар һәм тәҗрибәләр бөтенрусия конкурсының финалчысы булды. Чара Яңа проектларны алга сөрү буенча стратегик башлангычлар агентлыгы компаниясе тарафыннан оештырылды.
Компаниянең генеральный директоры Светлана Чупшева Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка Рәхмәт хаты юллады. Конкурсның төп максаты – Русия Президенты Владимир Путин куйган социаль-икътисади үсеш өлкәсендәге бурычларга уңышлы ирешү өчен төбәкләрдә иң яхшы инструментларны һәм механизмнарны ачыклау һәм бирү.
"Жилстройсбережения" программасы республикада 2004 елдан алып гамәлгә кертелде.
Фото: bashinform.ru cайтыннан.