+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 июнь 2020, 10:05

Башкортстанда юл ремонты вакытында башкарыла

Башкортстанда "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында юл эшләре дәвам итә.

Башкортстанда "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында юл эшләре дәвам итә.

«ДорИнфо» порталына «Башкортстан юл хуҗалыгы идарәсе» җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Азат Таепов сөйләгәнчә, гомумдәүләт объектлары буенча бу елга төп контрактларны 2019 ел ахырында төзегәннәр. Подрядчы оешмалар юл эшләренә вакытында керешкән, кайбер компанияләр объектларга планлаштырылган вакытка кадәр дә чыга алган. Моңа уңайлы һава торышы ярдәм иткән.

Коронавирус белән килеп туган хәл аркасында эшләрне башкару вакыты үзгәрмәде. Республика территориясендә гомумдәүләт проекты буенча 102 төп объектның 71ендә эшләр старт алды. Капиталь ремонт 62 объектта башкарыла. Барлык эшләр контрактларның календарь планнарын бозмыйча үтәлә.

Моннан тыш, май ахырында гомумдәүләт проекты буенча эшләр Стәрлетамак агломерациясендәге ике объектта төгәлләнгән инде.

"Стәрлетамак-Салават" юлында 22нче чакрымнан 25нче чакрымга кадәр участок ремонтланган, Стәрлетамак шәһәрендә автовокзал янындагы юл нормаль рәвешкә китерелгән.

Федераль үзәктән финансланса, Башкортстан быел 2021 елга планлаштырылган гомумдәүләт проекты буенча чараларны тормышка ашыра башларга әзер.

Фото: http://dorinfo.ru сайтыннан
Читайте нас