+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 июнь 2020, 16:15

"Сәнәгать сәгате" Уфаның Дим районында узды

17 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Сәнәгать сәгате” форматында күчмә киңәшмә уздырды. Ул Уфаның Дим районында "Медстальконструкция" предприятиесендә үтте. Катнашучылар төбәкнең сәнәгать предприятиеләрен үстерү проектлары һәм республика җитештерүчеләр продукциясен алга җибәрү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Киңәшмә алдыннан республика Башлыгы "Медстальконструкция"нең җитештерү мәйданчыгын карады, ул лаборатория учреждениеләре һәм дәваханәләр өчен җиһазлар, шулай ук "МЕГИ" бренды астында махсуслаштырылган медицина җиһазлары чыгару белән шөгыльләнә.
Компанияне гамәлгә куючы Андрей Тимофеев республикада җитештерелүче рециркуляторларны төбәктәге уку һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә китерү мәсьәләсен күтәрде.
Төбәк җитәкчесе Андрей Тимофеевка яңа йогышлы авырулар үзәген булдыруга зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде.
- Шунысы куанычлы, заманча предприятие республика белән хезмәттәшлекне үстерә. Бу эш өчен компаниянең профессиональ коллективына рәхмәт, - диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас