Салым ставкасын арттырмакчылар.
Русия Хөкүмәте, кризис аркасында җәмгыятьтә арткан социаль гаделсезлекне торгызу өчен, байлардан салым җыемнарын арттыру турында фикер алыша.
Бу хакта Дәүләт думасындагы чыганакка таянып үзәк матбугат хәбәр итә. Аларның мәгълүматы буенча, карала торган вариантлар исәбендә - НДФЛ ставкасын 13тән 15 процентка кадәр арттыру да бар. Еллык керем нинди суммадан артса, ставканы күтәү мәсьәләсе әлегә тикшерелә. Бәлки, бу 2-3 миллион сум булыр.
Әгәр еллык керем шушы кадәр була икән, салым ставкасы 15 процентка әйләнәчәк. Салым ставкалары аермасын турыдан-туры бюджетка түгел, ә социаль ихтыяҗларга, аз керемле гражданнарга яки пенсионерларга ярдәм итүне дә кертеп, тотыну планлаштырыла.
Фото: “Известия”.