+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 июнь 2020, 07:35

Булгаковода 425 миллион сумга... аракы заводы

Яңа предприятие төзелеше дәвам итә.

Яңа предприятие төзелеше дәвам итә.

Хәзер "Башспирт" яңа подрядчы эзли. Дәүләт сатып алулары порталындагы мәгълүматларга караганда, предприятиене төзүне 2021 елның 31 июленә тәмамларга кирәк.
Заводның куәте елына 7,6 миллион декалитр алкоголь тәшкил итәчәк. «Башспирт» төзелеш тәмамлануга 425 млн. сум акча бирергә әзер.
UfaTime.ru язганча, башта конкурста "Су-10" компаниясе җиңгән, әмма заказчы белән башкаручы арасында срокларны өзү аркасында низаг килеп чыккан. Хәзер предприятие подрядчыны үзгәртергә тырыша.
Шуны да билгеләргә кирәк, исерткеч эчемлекләр сатудан җыелган акциз салымы - казнага килгән керем буенча өченче урында.

Фото: UfaTime.ru.
Читайте нас