Русиядә банкларга, телефоннан шалтыратып, үзләренең кредит продуктларын тәкъдим итүне тыярга мөмкиннәр.
Мондый башлангыч белән Русия Дәүләт думасы депутаты Иван Сухарев (Башкортстанннан, ЛДПР әгъзасы) чыгыш ясады.
Парламентарий фикеренчә, гражданнар үзләренә телефоннан кемнәр һәм кайдан шалтыратуны номер буенча күп очракта билгели алмый. Шалтырату легаль банктан да, микрофинанс оешмасыннан да булырга мөмкин. Банк клиентларының шәхси мәгълүматларыннан, шул исәптән счетлар һәм пластик карталар номерларыннан, җинаятьчеләр файдаланырга мөмкин, дип кисәтә депутат.
Шулай ук мондый ысул, ягъни системалы рәвештә кредит тәкъдим итеп шалтыратулар кредит алу белән кызыксынмаган гражданга уңайсызлыклар тудыра.
Фото: yandex.com