+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 июнь 2020, 19:05

Радий Хәбиров бизнеска ярдәм итү буенча утырышта катнашты

17 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты. Анда кече һәм урта эшкуарлыкны тергезүгә һәм үстерүгә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Видеоконференция форматында утырышны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров уздырды. Фикер алышуда Русиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников, Русия финанс министры Антон Силуанов, илнең генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Идел буе төбәкләре башлыклары һәм үсеш институтлары җитәкчеләре катнашты.
Утырышны ачып, Игорь Комаров пандемиянең икътисадка һәм социаль өлкәгә зур йогынты ясавы һәм аның белән бәйле чикләүләр турында сөйләде. Бигрәк тә 3,5 миллионнан артык кеше яки халыкның 12 процентка якыны мәшгуль булган округта кече һәм урта бизнеска аеруча авыр туры килде.
Совет утырышында катнашучылар икътисадның иң зыян күргән тармакларына ярдәм күрсәтү өчен ниләр эшләнүе турында фикер алышты.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас