+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 июнь 2020, 11:50

Ташламалы ипотеканы алып калыгыз!

Башкортстан халкы өчен 6,5 процентлы ташламалы ипотека программасы тәкъюим ителә

Башкортстан халкы өчен 6,5 процентлы ташламалы ипотека программасы тәкъюим ителә.
Ташламалы кредитны агымдагы елның 1 ноябренә кадәр рәсмиләштерергә мөмкин.
Программа Мәскәү һәм Санкт-Петербургта торак кредитларына – 8 миллион сумга кадәр, илнең башка төбәкләрендә 3 миллион сумга кадәр кагыла. Минималь взнос торак бәясенең кимендә 20 процентын тәшкил итәргә тиеш.
Ташламалы ипотеканы Русиянең теләсә кайсы эре банкында рәсмиләштерергә була, шул ук вакытта күп кенә кредит оешмалары заемчыларга өстәмә преференцияләр тәкъдим итә. Әйтик, Саклык банкы һәм ВТБ банкы программа кысаларында беренчел взнос күләмен 20дән 15 процентка кадәр киметкән.
Искәртеп узабыз, агымдагы елның 23 апрелендә Русия Хөкүмәте 6,5 процент ставкасы белән ташламалы ипотека кредитлары программасын раслады.
Фаразлаулар буенча, программа 250 меңгә кадәр яңа торак кредиты бирүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнар өчен яхшы ярдәм булачак.
Владимир Путин үткәргән икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм итү буенча киңәшмә барышында Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин банкларга ташламалы ипотека программасын башлап җибәргәннән бирле 170 мең гариза керүен, аларның күбесе хуплануын әйтте. Шулай ук 100 миллиард сумга 40 мең кредит бирелгән, бу бөтен ил буенча төзелеш тармагын җанландырырга мөмкинлек биргән инде.
Фото: pixabai.com сайтыннан.
Читайте нас