Русия Үзәк банкы төп ставканы берьюлы 1 процентка киметте.
Хәзер ул 4,5 процент тәшкил итә. Бу, әлбәттә, кредитлар һәм депозитлар буенча ставкаларга йогынты ясаячак. Ставканы киметү инфляцияне авызлыкларга, кредит алырга һәм, гомумән, илдә эшлекле атмосфераны җанландырырга ярдәм итәргә тиеш.
"Эшлекле Русия" иҗтимагый оешмасы генераль советы әгъзасы Павел Гагарин фикеренчә, хәзер икътисадның көчле кризис - коронавирус пандемиясе, энергия чыганакларына бәяләр төшү - нәтиҗәсендә зыян күргән тармакларын аякка бастырырга кирәк. Алдагы көннәрдә кредитлар алу җиңеләю белән бергә депозитлар ставкасы төшәчәк.
Кредитлар һәм депозитлар ставкасы һәрвакыт Үзәк банк билгеләгән ставкага карап кими яки күтәрелә. Бу очракта барысы да кулланучылар файдасына дип әйтергә мөмкин, депозитлар хуҗаларыннан башка, билгеле. Әлеге карар нигезендә сентябрьдә үк ипотека тагын да арзанрак булачак, диләр.
Фото: РИА Новости.