Авыргазы районының Сабанчы авылы халкы өчен яз-көз айлары һәрвакыт кыен һәм уңайсыз булды, чөнки бу торак пунктка юл бөтенләй юк иде. Авыл халкы район хакимиятенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте һәм властьлар мәсьәләне уңай хәл итте.
Бүген Сабанчы авылына юл бар. Авылга керү юлы һәм торак пункт эчендә 3,5 километр озынлыктагы юлга ком-гравий катнашмасы җәелде. Юлны карап-төзекләндереп торачаклар. Эшләр бюджетка 1,2 миллион сумга төшкән.
Фото: Авыргазы районы хакимияте.