+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 июнь 2020, 16:33

Башкортстан — булдыра!

Сәнәгать җитештерүе күләме буенча республика Идел буе федераль округында 2нче урында тора.

Сәнәгать җитештерүе күләме буенча Башкортстан Русиядә - 9нчы һәм Идел буе федераль округында 2нче урында тора. Узган ел сәнәгать җитештерүе индексы 104,2 процент тәшкил итте. Бу — соңгы 5 ел эчендә иң зур күрсәткеч. Саннарны Башкортстан парламенты утырышында республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров китерде.

Төбәк икътисадына иң зур өлешне сәнәгать секторы кертә, аның өлешенә тулаей төбәк продуктының 40 проценттан артыгы туры килә. Хәзерге вакытта Башкортстан бөтен Русия нефтенең 3 процентын (ягъни 18,3 млн. тонна) чыгара. Республика нефть чыгаруның иң зур күләме булган илнең 8 төбәгенә керә.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары ассызыклаганча, сәнәгать секторының тотрыклы үсешенә эре проектларны гамәлгә ашыру һәм яңа продукцияне үзләштерү ярдәм итә.

Фото: bashinform.ru сайтыннан.
Читайте нас