Бүген, 26 июньдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Сәнәгать сәгате” форматында күчмә киңәшмә уздырды. Ул Уфаның Калинин районындагы "ПромҮзәк" индустриаль паркы базасында үтте.
“Сәнәгать сәгате”ндә төбәк Башлыгы "ПромҮзәк" компаниясенең генеральный директоры Павел Васильев, "Вэй Пак" предприятиесен гамәлгә куючы Айнур Шакиров, "Технотекс" компаниясенең үсеш буенча директоры Илдар Гозәеров, "Торгмастер" компаниясе идарәчесе Павел Антипин, "Транстерминал" компаниясенең директорлар советы рәисе Артур Шәйнуров белән индустриаль парк эшчәнлеге һәм үсеш перспективалары турында фикер алышты.
Радий Хәбиров индустриаль парк эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте, паркның профессиональ коллективына рәхмәт белдерде һәм хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
– Мондый үсеш нокталарын республиканың башка төбәкләрендә – Нефтекама, Агыйдел шәһәрләрендә төзергә кирәк. Мондый паркны Урал арты территориясендә урнаштыру вариантларын уйлау максатка ярашлы, – дип белдерде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru сайтыннан.