Башкортстанстат хәбәр иткәнчә, республикада 2020 елның биш аенда хезмәт хакының уртача күләме 36144 сумга кадәр арткан.
Сүз социаль түләүләрне кертмичә исәпләнгән хезмәт хакы турында бара, дип аңлаттылар республика статистика хезмәтендә.
Иң зур үсеш машиналар һәм җиһазларны ремонтлау һәм монтажлау өлкәсендә теркәлгән - 34407 сумга кадәр. Үсеш - 13,2 процент.
Урман һәм агач хәзерләүдә 12,8 процентка артып, уртача хезмәт хакы 21908 сумга җиткән.
Кокс һәм нефть продуктлары җитештерүдә үсеш - 10,5 процент һәм уртача эш хакы - 72512 сум.
Финанс һәм иминият тармагында уртача хезмәт хакы 50892 сумга җиткән, сәламәтлек саклауда үсеш 9,1 процент булып эш хакы уртача 36623 сум тәшкил иткән
Шулай ук биш процентлы үсеш азык-төлек индустриясендә, җиңел сәнәгатьтә, металлургиядә, кәгазь җитештерүдә, файдалы казылмалар чыгаруда, мәгарифтә, фәнни эшчәнлектә, мәгълүмат һәм элемтә тармакларында күзәтелә. Кайбер тармакларда хезмәт хакы кыскару да булган. Алар арасында җиһаз җитештерү, мәдәният, күңел ачу һәм спорт өлкәсе, электроника һәм оптика җитештерү, төзелеш һәм агач эшкәртү тармаклары бар.
Фото: “Известия”.