+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
29 Июня 2020, 11:48

Эшкуарлыкка – 992 миллион сум

Республикада кече эшкуарлыкка федераль ярдәм күләме, 2019 ел белән чагыштырганда, өч тапкыр арткан һәм 992 миллион сум тәшкил иткән.

Республикада кече эшкуарлыкка федераль ярдәм күләме, 2019 ел белән чагыштырганда, өч тапкыр арткан һәм 992 миллион сум тәшкил иткән.

Бу күрсәткеч буенча Башкортстан - илдә (Мәскәүдән тыш) шундый зур федераль акчалар алган бердәнбер төбәк. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова хәбәр итте.

"Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проектына килгәндә, Римма Бойцова сүзләренчә, 2020 елда акча индустриаль парклар үсешенә, "Минем бизнес" консультация үзәкләрен оештыруга юнәлтелә. Агымдагы елда "Минем бизнес" үзәген Салаватта, Октябрьскийда һәм Сибайда булдыру планлаштырыла.

Вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләп үткәнчә, агросәнәгать комплексы линиясе буенча фермерларга ярдәм итү һәм авыл кооперациясен үстерү буенча проектлар, шулай ук, актив гамәлгә ашырыла. Узган ел йомгаклары буенча, яңа 2,5 мең авыл хуҗалыгы эшкуары, ә авыл хуҗалыгы кооперативларына 2 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Авылларда 115 предприятие төзелгән.

Эшкуарлык өчен авыр шартларда ярдәм күрсәтү буенча зур күләмдә эш башкарыла. Җәен Уфадагы "Мой бизнес" үзәген төзекләндерү эшен төгәлләргә кирәк, – дип белдерде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru сайтыннан.
Читайте нас