Бүгенге оператив киңәшмә барышында Радий Хәбиров торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляевның чыгышыннан соң республикада калдыклар чыгару мәсьәләсенә кагылды.
Аның фикеренчә, чүп реформасын тормышка ашыру өстендә җитдирәк эшли башларга кирәк.
— Барысы да эзмә-эзлекле барырга тиеш. Без каты коммуналь калдыклар буенча ничек килешкән идек? 2020 елны гади эшләрне җайга салуга багышларбыз дидек, һәм шуларның берсе — чүп чыгару. Ягъни чүп-чар җыелу урыннары һәм чүп чыгару проблемалары. Әмма реформаның асылы анда түгел, аның бурычлары бөтенләй икенче – аерым җыю, үтильләштерү һәм башкалар. Сезгә, мөгаен, әкренләп җыелырга һәм 2020 елның икенче яртысына, киләсе елга планнар турында уйларга кирәк, — дип белдерде төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, әлегә республикада вакытны кулдан ычкындыралар, бу да аны борчый. “Мин әлегә чаң сукмыйм, әлегә моны шактый тыныч кына күзәтәм”, – дип билгеләп үтте республика җитәкчесе һәм муниципалитетлар башлыкларына мәйданчыклар ясарга өйрәнгәннәре өчен рәхмәт белдерде, ә кайберләре, аның сүзләренчә, “гомумән сәнгать әсәрләре ясый".
"Быел бу эшне тәмамларга һәм күләмлерәк эшкә күчәргә кирәк”, — дип тәмамлады үз фикерен Радий Хәбиров.
Фото:gorobzor.ru