+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
29 июнь 2020, 14:46

Юлда чокыр-чакыр калмаячак!

Бу хакта атналык оператив киңәшмәдә белдерелде.

29 июньгә санлаштырылган юллар ремонтының үтәлеше 88 процент тәшкил итә. Республиканың кайбер районнарында һәм шәһәрләрендә эшләр 100 процентка башкарылган. Алар арасында -Архангель, Бөрҗән, Зианчура, Ишембай һәм Нуриман районнары, Агыйдел һәм Салават шәһәрләре.
Мәгълүматны Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаев республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә китерде.

– Юлларны яхшы хәлгә китерү буенча барлык планнарны гамәлгә ашыру өчен муниципалитетлар башлыклары халыкның һәм дәүләт органнарының дәгъваларына оператив җавап бирергә тиеш. Ә Санлы үсеш министрлыгына, Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетына муниципалитетларда санлы форматка күчерү эшен җентекләп контрольдә тотарга кирәк, – дип белдерде Андрей Назаров.

Андрей Назаров юлдагы чокыр-чакырларны санлы форматка күчерү сыйфатына игътибар итте. Шулай ук киңәшмәдә 2021 елда "Юллар елы"н үткәрүгә әзерлек мәсьәләсе күтәрелде.

Фото: bashdtp.site сайтыннан.
Читайте нас