+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 Июня 2020, 06:00

Илештә чират юк

Биредә халыкка хезмәт күрсәтү шәһәрдәгечә.

Биредә халыкка хезмәт күрсәтү шәһәрдәгечә.

Югары Яркәй авылында Саклык банкының форматлаштырылган яңа офисы ачылды.
Бу - банкның яңартылган бүлекчәсе. Билгеле булуынча, Саклык банкының үзгәртеп корылган офислары заманча хезмәтләндерү белән аерылып тора.
Әйтик, офиста үзенчәлекле һәм бик уңайлы клиент зонасы бар. Электрон чират ярдәмендә хезмәт күрсәтүне көтү вакыты минимумга җиткерелде.
Моннан тыш, бүлекчә тәүлек буе хезмәт күрсәтә торган банкоматлар урнашкан урын белән җиһазландырылган, алар ярдәмендә күпчелек хезмәтләрдән теләсә кайсы уңайлы вакытта файдаланырга мөмкин.
"Банк офисы авылның "кызыл линиясендә" урнашкан. Яңа бина уңайлырак, заманча һәм иркенрәк", - дип билгеләп үтте Саклык банкының Башкортстан бүлеге идарәчесе Марат Мансуров.

Фото: UfacityNews.ru
Читайте нас