+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 июль 2020, 14:45

Алда - юл буе сервисын яңарту бурычы

1 июльдә республика Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров юл буе сервисы объектларын үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

1 июльдә республика Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров юл буе сервисы объектларын үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

Бердәм концепция объектларны урнаштыру схемасын, бизнесны алып бару һәм методик тәэмин итү механизмнарын, шулай ук потенциаль инвесторлар өчен республика брендбукын һәм Башкортстанның милли символикасын кулланып, бердәм стильдә башкарылган типлаштырылган карарларны үз эченә ала.

- 2021 елда республика Фольклориадада катнашучыларны кабул итәчәк. Бу вакытка юл буе сервисының сыйфатын яхшырту мәсьәләсен интенсив рәвештә эшләп бетерергә кирәк, - дип билгеләде беренче бурычны Андрей Назаров. - Бу автозаправка, кафе, кемпинг һәм кибетле уңайлы сервис булырга тиеш.

Республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев сүзләренә караганда, бүген республикада юл буе сервисы эшли торган 1100 объект исәпләнә. Шул ук вакытта аларның күп өлеше заман таләпләренә туры килми.

Премьер-министр урынбасары-икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры, Юл буе сервисы объектларын үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара төркем җитәкчесе Рөстәм Моратов, инвесторларга бу бизнеска тизрәк керергә мөмкинлек бирүче норматив актларга үзгәрешләр кертелгән, дип хәбәр итте. Аерым алганда, сүз җир участокларын торгларсыз бирү турында бара. Тармак проектларының инфраструктур чыгымнарын субсидияләү өчен минималь инвестицияләр күләме 1 миллиард сумнан 50 миллион сумга кадәр кимеде.

– Теләгән инвесторлар бар инде, һәм без юл буе сервисы объектларын урнаштыру өчен беренче 200 ноктаны эшлибез, – дип хәбәр итте вице-премьер Рөстәм Моратов.

- 200 яңа объектны ел саен ачарга кирәк, 2024 елга алар меңнән артык булсын, ә тагын биш ел эчендә гамәлдә булган мең ноктаны реконструкцияләргә кирәк. Нәтиҗәдә, юл буе сервисының заманча ике мең объекты булырга тиеш, - Андрей Назаров киңәшмәдә катнашучылар алдына шундый бурыч куйды.

Фото: retail-loyalty.org
Читайте нас