+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 июль 2020, 05:05

Күпме акчага ризасың?

120 мең сумгамы, әллә 20 меңгәме...

120 мең сумгамы, әллә 20 меңгәме...

Өч кешедән торган (ике кешесе эшләгән) уртача Русия гаиләсенә "нормаль тормыш" өчен аена 85,7 мең сум кирәк. Бу узган елгы күрсәткечтән 7,7 мең сумга, ягъни 9,9 процентка күбрәк, диелә "Ромир" холдингы тикшеренүендә.
Июньдә бу холдинг үткәргән сораштыруда илнең барлык федераль округларында яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк 1,5 мең русияле катнашкан. Аларга: "Сез яшәгән шәһәр яки авылда өч кешелек гаиләгә "нормаль тормыш" өчен күпме акча кирәк?" дигән сорау бирелгән.
Гаилә бюджеты айга 60 меңнән 90 мең сумга кадәр булырга тиеш, дип сораштырылучыларның 22 проценты җавап биргән.
Фкынча шулкадәр үк (21 процент) респондент теләгән керемне 90-120 мең сум дип атаган.
45-60 мең сумга җиткән бюджет респондентларның 18 процентын канәгатьләндергән булыр иде.
Ә 20 меңнән 30 мең сумга кадәр керемгә 4 процент ризалашкан.
Айга 20 мең сумнан да кимрәк акчага сораштырылучыларның 2 рроценты гына "нормаль" яшәргә әзер булып чыкты.

Фото: “Известия”.
Читайте нас