+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 июль 2020, 12:45

Кадастр бәясе базарныкына якын булырга тиеш

Капиталь төзелеш объектларының кадастр бәясе базар бәясенә якынайтылырга тиеш, дип билгеләде республика Башлыгы Радий Хәдиров Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә.

Капиталь төзелеш объектларының кадастр бәясе базар бәясенә якынайтылырга тиеш, дип билгеләде республика Башлыгы Радий Хәдиров Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская әйтүенчә, Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры (ЕГРН) мәгълүматлары нигезендә формалаштырылган исемлек бәяләнергә тиешле 2 миллион 600 мең бина, корылманы үз эченә ала.
"Дәүләт кадастр бәясе һәм техник инвентарлаштыру" оешмасы белгечләре өстәмә мәгълүматлар ачыклау өчен 30 мең объект буенча өстәмә мәгълүматлар ачыклау эшен башкарган.
- Оешманың максаты - сыйфатлы, гадел кадастр бәсе бирүне оештыру процедураларын ачык итү, - диде наталья Полянская.
- Активлыгыгызны киметмичә, эшегезне дәвам итегез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Күчемсез милекнең бәясе икътисади дәлилләнгән һәм базарныкына якынлаштырылган булырга тиеш.

Фото: Сайт Главы РБ.
Читайте нас