+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 июль 2020, 16:10

Башкортстанның инвестицияләр буенча унлыкка керүе очраклы түгел

"Башкортстанда бизнес алып бару һәм яңа производстволар ачу өчен уңай шартлар тудырылган, республика җитәкчелеге ачык сәясәт алып бара һәм инвесторлар өчен салым ташламалары бирергә әзер", - дип билгеләп үттеләр RAILGO компаниясендә.

"Башкортстанда бизнес алып бару һәм яңа производстволар ачу өчен уңай шартлар тудырылган, республика җитәкчелеге ачык сәясәт алып бара һәм инвесторлар өчен салым ташламалары бирергә әзер", - дип билгеләп үттеләр RAILGO компаниясендә.
Исегезгә төшерәбез, компания белән республика арасында инвестицион ниятләр турындагы килешүгә узган елның 6 июнендә Петербург халыкара икътисади форумында кул куелды. Килешү кысаларында RAILGO тимер юл составы паркын киңәйтү һәм яңарту буенча инвестпроектны гамәлгә ашырды, гомум суммасы 20 миллиард сумнан артык.
2019 елда компания төбәк казнасына 481 миллион сумнан артык акча күчергән. Агымдагы елның мартында Благовещенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында йөк вагоннары өчен тәгәрмәчле парлар формалаштыру һәм ремонтлау буенча яңа предприятие эшли башлады.
"Үткән елның март аенда без Уфага штаб-фатирны күчердек. Бу дөрес карар иде дип саныйбыз. Безгә Башкортстанда эшләү, җитештерүгә акча салу кызык, үз бизнесыбыз өчен тынычбыз. Республика җитәкчесенең инвесторлар белән турыдан-туры кызыксынуы, аның командасының ничек эшләвен чагылдыра. Без үз бизнес-шерифларыбыз барлыкка килгән муниципалитетларда эш ничек алып барылуын күрәбез. Минемчә, республиканың инвестиция климаты торышының Топ-10 милли рейтингына эләгүе - закончалыклы нәтиҗә", - ди RAILGO идарәсе рәисе Рахман Хәлилов.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас