+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 июль 2020, 12:10

Радий Хәбиров Президенттан фәнни-мәгариф үзәге төзү проектын хуплавын сорады

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путиннан республикада дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәге төзү проектын хуплавын сорады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путиннан республикада дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәге төзү проектын хуплавын сорады.
Төбәк икътисады үсешен һәм инвестицияләр җәлеп итүне тәэмин итү өчен фән һәм бизнесны берләштерү мәсьәләсен эшкәртә, дип хәбәр итте Радий Хәбиров Русия Президенты үткәрә торган Стратегик башлангычлар агентлыгы (АСИ) күзәтү советы утырышында.
"Без даими рәвештә икътисад үсеше һәм финанслар җәлеп итү өчен яңа инструментлар эзлибез. Хәзер без бизнес һәм фәнне берләштерү мәсьәләсен карыйбыз, монда мөмкин булган үсеш нокталарының берсен күрәбез. Без Евразия фәнни үзәген төзедек инде, анда безнең әйдәүче вузларны, фәнни институтларны һәм төп предприятиеләрне берләштердек, "Интер РАО", "Ростех", "Газпром" кебек эре структуралар ярдәменә ирештек. Һәм хәзер дөньякүләм дәрәҗәдәге үзәкләрдә федераль конкурста катнашырга әзерләнәбез. Һәм сезне, хөрмәтле Владимир Владимирович, безгә ярдәм итүегезне сорыйбыз", - диде Радий Хәбиров.
Төбәк темпларны киметергә җыенмый һәм үз позицияләрен яхшыртырга омтыла, дип билгеләде Башкортстан Башлыгы.
"Мин сезне ишеттем, уйлашырбыз, эшләрбез", - дип җавап бирде үтенечкә Владимир Путин.
Башкортстан 2020 елда нефть-газ тармагында цифрлы технологияләр һәм яңа материаллар эшләү буенча фәнни-мәгариф үзәге булдыруга дәгъва итә.
- Минемчә, бу тулысынча дөрес һәм үз вакытында күтәрелгән тәкъдим. Республика фәнни-мәгариф үзәге төзү һәм үстерү өчен җитәрлек фәнни, мәгариф, технологик һәм кадрлар потенциалына ия. Бу алгарышлы карар республиканы үстерү, аның илдәге һәм дөньяда сәяси, икътисади һәм фәнни-белем бирү статусын күтәрү ягыннан мөһим, - ди Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Раил Әсәдуллин. - Республиканың югары уку йортлары соңгы дистә ел дәвамында үз эшләнмәләрен Русия Мәгариф һәм фән министрлыгына күп тапкырлар тәкъдим итте, проектлар эре фәнни оешмаларда, Русия Фәннәр академиясе математика бүлегендә экспертиза узды һәм ярдәм алды. Әмма тиешле финанслау һәм уртак финанслау булмау эшне тоткарлады. Бизнес белән фәнни базаны интеграцияләү - бик яхшы адым, ул гаять зур бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, ә проектны алга җибәрүдә республика Башлыгының турыдан-туры катнашуы - максатка ирешелер дигән өмет уята.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас