+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 Июля 2020, 18:10

“Алга” икътисадны алга җибәрергә тиеш

Русия Федерациясенең Икътисади үсеш министрлыгы “Алга” аерым икътисади зонасы белән идарә итү буенча вәкаләтләрен Башкортстан Республикасына тапшырды. Федераль үзәктән вәкаләтләрне төбәк дәрәҗәсенә тапшыру аерым икътисади зоналарда идарә итүче компанияләр эшенең нәтиҗәлелеген арттырачак.

Русия Федерациясенең Икътисади үсеш министрлыгы “Алга” аерым икътисади зонасы белән идарә итү буенча вәкаләтләрен Башкортстан Республикасына тапшырды. Федераль үзәктән вәкаләтләрне төбәк дәрәҗәсенә тапшыру аерым икътисади зоналарда идарә итүче компанияләр эшенең нәтиҗәлелеген арттырачак.

Башкортстанда планлаштырылган аерым икътисади зонаның гомум мәйданы – 470 гектарга якын, анда 2029 ел ахырына 17 резидент урнаша алачак.

“Алга” аерым икътисади зонасын булдыру инвестицияләр җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру, халыкның миграцион агымын киметү, безнең предприятиеләрнең экспорт потенциалын киңәйтү өчен мөмкинлекләр бирә.

Элегрәк аерым икътисади зона территориясендә үз инвестицион проектларын гамәлгә ашырырга җиде компания теләк белдергән иде. Инвесторларның берсе эшчеләргә урынны билгеләүче һәм сәламәтлек торышын контрольдә тотучы датчиклар белән җиһазланган саклану чаралары җитештерүне күз уңында тота. Бу продукция җитештерү процессларын башкару нәтиҗәлелеге мониторингын үткәрергә һәм штаттан тыш хәлләрне тиз хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

“НПП “Экология-21” компаниясе нефть сәнәгате калдыкларын эшкәртү буенча предприятие булдырырга планлаштыра, бу авыл хуҗалыгына чистартылган җирләрне кайтарырга, туфрак өчен яхшы ашлама һәм төзелеш материаллары алырга мөмкинлек бирәчәк.

Беренче өч елда аерым икътисади зонада 10 резидент белән килешү төзергә планлаштырыла, алар белән 20 миллиард сумга кадәр инвестицияләр үзләштерелергә тиеш. Бер мең яңа эш урыны булдыру – инвестицион проектларны тормышка ашыруның социаль нәтиҗәсе.

Фото: m.123ru.net
Читайте нас