+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 июль 2020, 09:15

Бизнесны үстерүдә без алдынгылар исәбендә

Кече һәм урта бизнеска тагын ничек ярдәм итәргә?

Кече һәм урта бизнеска тагын ничек ярдәм итәргә?
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов белән очрашты. Алар төбәктә кече һәм урта бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Очрашуда, шулай ук, республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров, Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин һәм республикада Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Флүр Әсәдуллин катнаштылар.
- Хөрмәтле Борис Юрьевич, бизнесны үстерү, инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттыру мәсьәләләренә багышланган форумда Сезне безнең республикада, форумда сәламләргә шатмын, - диде Радий Хәбиров. - Без бу юнәлештә эзлекле рәвештә эшлибез. Сез беләсез, әле күптән түгел генә Стратегик инициативалар агентлыгы инвестицион җәлеп итүчәнлек рейтингын ачты, без анда югары нәтиҗәләр күрсәтәбез. Без инвестицияләрне актив җәлеп итүче төбәкләр унлыгына кердек. Эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил институты белән күптән һәм нәтиҗәле эшлибез. Бүгенге аралашу файдалы булыр дип ышанам.
- Без Уфада беренче тапкыр түгел, әмма килгән саен алга таба ышанычлы хәрәкәт итүегезне күрәбез, - дип билгеләде Борис Титов. - Саннар шуны раслый: бүген, коронавирус белән килеп чыккан бик авыр хәлгә карамастан, республика бик яхшы дәрәҗәдә тора, сезнең эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының саны артты. Без үз ягыбыздан бизнеска административ басым индексын тәкъдим иттек, бу - төбәкләрдәге вәзгыять мониторингының төп инструменты, һәм республика лидерлар рәтендә. Малтабарларның бизнес алып бару иреге бар, аларга җитди басым ясалмый. Бу хәл сакланыр дип өметләнәбез.
Радий Хәбиров игътибарны бизнеска басымны киметү өлешендә федераль контроль структуралары белән җайга салынган хезмәттәшлеккә юнәлтте. Ул төбәктә "Эшкуар сәгате" форматындагы киңәшмәләр һәм бизнес-шерифлар институтын кертү кебек киң таралган практикалар турында сөйләде.
Фото:glavarb.ru
Читайте нас