+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 июль 2020, 07:25

"Бизнеска үзебез үк аяк чалабыз түгелме?"

Эшкуарларга салынучы штрафларны үзгәртмәкчеләр.

Эшкуарларга салынучы штрафларны үзгәртмәкчеләр.
Кичә Уфада «БИЗНЕСны яклау: G2B. партнерлыкның эволюциясе» Халыкара форумы узды. Анда кече һәм урта эшкуарлыкны төрле басымнан яклау мәсьәләләре тикшерелде.
Республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров көн ахырында социаль челтәрләрдә әлеге чара турында үз фикерен белдерде.
"Безнең төп максат Русия малтабарлары өчен Башкортстанны уңайлы төбәк итү икәнлеген әйткән идем инде. Шуңа күрә чарада нәрсә эшләнгәне турында гына түгел, киләчәккә планнар белән дә бүлештек. Безне штрафлар борчый. Кызганычка каршы, безнең законнар әлегә алар ярдәмендә казнаны тулыландыруны алга куеп башкарыла. Шуңа да кирәксә дә, кирәкмәсә дә штраф салалар. Башкортстанда былтыр "Роспотребнадзор" һәм "Ростехнадзор"ның штрафлар күләме тагын да артты. Болай кечкенә компанияләрне юкка чыгарырга да мөмкин. Нәтиҗәдә, дәүләт үзе үк эшкуарлыкка аяк чала булып чыга.
Без бу хәлләрне үзгәртәчәкбез. Ә сез, укучылар, бизнесны үстерүдә нинди каршылыклар булуын әйтер идегез?" - дип язды ул.
Фото:https://www.facebook.com/100001714985777/posts/3322663861134081
Читайте нас