+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 июль 2020, 17:40

Республика Хөкүмәте һәм "Ростех" арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде

17 июльдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, "Ростех" дәүләт корпорациясе генеральный директорының беренче урынбасары Владимир Артяков, "Ростех" авиация кластерының индустриаль директоры Анатолий Сердюков Хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең икенче утырышын уздырдылар.

17 июльдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, "Ростех" дәүләт корпорациясе генеральный директорының беренче урынбасары Владимир Артяков, "Ростех" авиация кластерының индустриаль директоры Анатолий Сердюков Хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең икенче утырышын уздырдылар.

Катнашучылар "Ростех"ка хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм уртак эшчәнлек юнәлешләрен киңәйтү, шул исәптән инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өлешендә төбәк предприятиеләре эше турында фикер алыштылар.

Утырышны ачып, төбәк Башлыгы "Ростех" җитәкчелегенә Башкортстан территориясендәге предприятиеләргә нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде.

- Мондый форматта эшләүгә зур әһәмият бирәбез, ул инде беренче уңай нәтиҗәләр бирә, - диде Радий Хәбиров. - Беренче утырыш нәтиҗәләре буенча Күмертау авиация предприятиесенең йөкләнеше мәсьәләләре хәл ителә башлады. "Станкостроение" компаниясенә ярдәм итә алдык. Бәләбәйнең "Автонормаль" заводы эндопротезлау һәм травматология өчен детальләр чыгара башлаячак. Бу бөтен Русия медицинасы өчен бик мөһим проект.

Алга таба эшләүнең перспектив юнәлешләре арасында республика җитәкчесе "Ростех"ның фәнни-мәгариф үзәген төзүдә катнашуын, гражданлык билгеләнешендәге продукция чыгаруны арттыруын билгеләп үтте.

Генеральный директорның беренче урынбасары Владимир Артяков шулай ук Башкортстан белән хезмәттәшлек нәтиҗәләрен югары бәяләде, төбәктә "Ростех" предприятиеләре дәүләт корпорациясе һәм төбәк хакимиятләре ярдәме белән уңышлы үсеш кичерә, һәм бу эш дәвам итәчәк, дип өстәде.

Якларның үзара хезмәттәшлеге перспективалары турында республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, "Ростех" предприятиеләре Башкортстан сәнәгать продукциясенең 7,5 процентын җитештерә инде.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин республикада Евразия фәнни-мәгариф үзәген булдыру буенча "Ростех" дәүләт корпорациясе белән уртак эш турында сөйләде.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Башкортстан Хөкүмәте һәм "Ростех" дәүләт корпорациясе югары технологияле сәнәгать продукциясен эшләүгә, җитештерүгә һәм экспортлауга ярдәм итү турында Килешү төзеделәр. Документка Радий Хәбиров һәм Владимир Артяков кул куйдылар. Төбәк Башлыгы шулай ук республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Фото: glavarb.ru

Читайте нас