+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 июль 2020, 13:25

УМПОның 95 еллыгы - бик саллы юбилей

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, "Ростех" дәүләт корпорациясе генеральный директорының беренче урынбасары Владимир Артяков, "Ростех" авиация кластерының индустриаль директоры Анатолий Сердюков, шулай ук илнең авиация тармагының әйдәүче компанияләре җитәкчеләре Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең 95 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаштылар.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, "Ростех" дәүләт корпорациясе генеральный директорының беренче урынбасары Владимир Артяков, "Ростех" авиация кластерының индустриаль директоры Анатолий Сердюков, шулай ук илнең авиация тармагының әйдәүче компанияләре җитәкчеләре Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең 95 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаштылар.
Төбәк җитәкчесе, делегация вәкилләре предприятие коллективын котладылар, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.
- ОДК-УМПО хезмәткәрләренә һәм ветераннарга рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең коллектив илнең сәнәгать комплексын үстерүгә, аның оборона куәтен ныгытуга саллы өлеш кертә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы елында предприятие хезмәтчәннәренең Җиңүгә керткән өлешен аеруча билгеләп үтәсем килә. Сугыш елларында завод истребительләр һәм бомбардировщиклар өчен 50 меңнән артык мотор чыгарган. Уфага әле күптән түгел генә "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исеме бирелүдә предприятиенең хөрмәтле ветераннарының хезмәте зур, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Гасырга якын юбилейны сез яңа уңышлар белән билгеләп үтәсез. Яңа буын самолетлар һәм вертолетлар өчен двигательләр булдыру буенча эре проектлар гамәлгә ашырыла. Алдынгы технологияләр кертелә, энергетика һәм табигый газны транспортлау өлкәсендә яңа перспектив юнәлешләр үзләштерелә. Без, "Ростех"ның башка предприятиеләре кебек үк, ОДК-УМПО безнең дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәгенең төп партнёрларының берсе булыр дип өметләнәбез.
- Русия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров исеменнән предприятиене юбилее белән котлыйм. Бүген УМПО, һичшиксез, илебез авиатөзелешенең горурлыгы булып тора. Уфалыларның күп буыннары өчен бөтен тормыш шушы завод белән бәйле. Без монда дистә еллар дәвамында хезмәт иткән тулы бер династияләрне беләбез, - диде Олег Бочаров.
- 95 ел - бик җитди дата. Завод зур, катлаулы юл үтте. Барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм һәм бу катлаулы чорны уңышлы узуыбызны телим. Барыгызга да сәламәтлек һәм уңышлар телим! - диде Анатолий Сердюков.
Мотор төзүчеләр коллективы исеменнән чарага килгән кунакларга ОДК-УМПОның идарәче директоры Евгений Семивеличенко рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, предприятие алга таба да республиканы үстерү һәм илнең оборона куәтен ныгыту бурычларын хәл итәчәк.
Фото: glavarb.r
Читайте нас