+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 Июля 2020, 14:30

"УМПОның юбилее - бөтен республика өчен бәйрәм"

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, "Ростех" дәүләт корпорациясе генеральный директорының беренче урынбасары Владимир Артяков, "Ростех" авиация кластерының индустриаль директоры Анатолий Сердюков Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең 95 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашканнан соң журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

"УМПОның үсеш перспективалары нинди? Вертолёт узеллары әзерләү үзәге ачылды, тагын һөнәри белем бирү үзәге булачак. Бездә "Ростех" предприятиеләре төркеме өчен кадрлар үзәге барлыкка килү мөмкинме?" - дигән сорауга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров болай дип җавап бирде:
- УМПО юбилее - бөтен республика өчен бәйрәм, чөнки бу - безнең өчен бик әһәмиятле предприятие, һәм аның белән горурланабыз. Казанышларга килгәндә, чыннан да, без бүген әзерлек һәм яңадан әзерләү үзәге нигезенә беренче таш салдык. Ышанып әйтә алам: бездә эшче һәм техник белгечлекләр әзерләү үзәге юк иде. Бу беренче үзәк булачак, ул берничә белгечлеккә ия күпфункцияле белгечләр, асылда, әлеге һөнәрнең универсаль вәкилләрен әзерләячәк. Нигез салуыбыз белән горурланабыз. Мин "Ростех" җитәкчелегенә, Анатолий Сердюковка бик рәхмәтле. Без алга таба хәрәкәт итәбез. Мин монда күптән түгел генә килгән идем, бер ел элек монда буш цехлар тора иде. Хәзер инде биредә вертолётлы двигательләр линиясе өчен эшләнмәләр әзерләү үзәге ачыла. Бу - компетенцияләрне киңәйтү. Без, әлбәттә, бик бәхетле. Гомумән, тулаем алганда, УМПОга республикабыз икътисады, сәнәгате үсеше флагманы буларак карыйбыз. Әлбәттә, предприятие өчен шатланабыз һәм предприятиенең динамик идарә итү командасына бик рәхмәтлебез.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас