-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 июль 2020, 00:05

Бензиннан газга күчәчәкбез

Моның өчен 50 миллион сумнан артык субсидия каралган.

Моның өчен 50 миллион сумнан артык субсидия каралган.
Башкортстан Русиянең 23 субъекты белән беррәттән автомобильләрне бензиннан газга күчерү чыгымнарын субсидияләү буенча дәүләт программасы исемлегенә керде.
Автомобильләрне бензиннан газга күчерү чыгымнарын субсидияләү өлешен арттыру «Газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» ярдәмче программасы кысаларында каралган, ул үз чиратында «Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетика үсеше» масштаблы дәүләт проектының бер өлеше булып тора.
2020 елда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү программасы Русия Федерациясенең 23 субъектында гамәлгә ашырыла, шул исәптән Башкортстан Республикасы да.
Программа барлык теләүчеләргә техниканы арзан һәм экологик газга (метанга) күчерү мөмкинлеген бирә, аларны яңа җиһазлар белән тәэмин итүче оешмаларга стимул, ташламалар бирә. Мондый төр эшләрне гамәлгә ашыручы оешмаларга газ баллоннары җиһазлары бәясеннән 1/3 өлешенә кадәр күләмдә субсидияләр биреләчәк. Кече һәм урта бизнес вәкилләренә - 2/3 өлешкә кадәр.
Яңадан җиһазландырганда ташлама белән бер үк вакытта техника хуҗалары "Газпром" маркетинг программасы кысаларында да ярдәм ала алачак. Мондый ярдәмнең күләме автомобильне метанга күчерү бәясенең тагын 30 процентын тәшкил итәчәк. Автомобильне газга яңадан җиһазлау киләчәктә ягулыкка чыгымнарның 50 проценттан артыгын экономияләргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, Башкортстан Республикасында табигый газда транспорт чараларына карата транспорт салымына 50 процентлы ташламалар бирү турындагы закон гамәлдә.
Расланган тәртип гражданнар өчен максималь уңайлы һәм тиз булачак, дип күздә тота. Ташламалар алу өчен гражданнарга аккредитацияле сервис үзәгенә мөрәҗәгать итү дә җитә, үз чиратында сервис үзәге субсидия алу өчен төбәк операторына мөстәкыйль мөрәҗәгать итә. Төбәк операторы итеп Башкортстан Республикасының “Тапшыруларны оештыру үзәге” билгеләнде.
2020 елда автомобильләрне бензиннан газга күчерүгә юнәлдерелгән субсидияләрнең гомум күләме 50,8 миллион тәшкил итәчәк, шуларның 88 проценты - федераль, 12 проценты республика бюджеты өлеше.
Башкортстан Республикасы агымдагы елда гына да 1389 транспорт чарасы күрсәткеченә ирешергә ниятли. 2021 елда тагын 2200 транспорт чарасын җиһазландырырга планлаштыралар.
Бүгенге көндә Башкортстан территориясендә 17 газ тутыру компрессор станциясе (АГНКС) эшли. Шуларның 5есе Уфада, 2се Стәрлетамакта һәм Салаватта. Күмертау, Октябрьский, Мәләвез, Сибай, Кырмыскалы, Мәскәү авылында һәм Җиргән бистәсендә АГНКС бар. 2020 ел ахырына республикада шундый җиде заправка барлыкка килергә тиеш, алдагы ике елда - тагын 19.
Фото:ufatime.ru
Читайте нас: