Башкортстан байтак күрсәткечләр буенча бүген Русиянең тотрыклы икътисадлы һәм бюджетлы, ныклы субъекты исәпләнә. Әмма икътисади үсештә исә ил күләмендә сүлпәнлек күзәтелә. Бу шулай ук Башкортстанда да чагылмый калмый. Ничек кенә булмасын, гомумдәүләт проектларын тормышка ашыра барып, икътисади үсешкә ирешергә, социаль тотрыклылыкны тәэмин итәргә кирәк. Ә тотрыклылык һәм үсешнең нигезе – икътисадка инвестицияләр җәлеп итү. Билгеле булуынча, җитештерүне арттыруга юнәлеш тотып, средстволарны яңа предприятиеләр төзүгә яисә булганнарын камилләштерүгә, заманча техника һәм технологияләрне үзләштерүгә салу (тотыну) “инвестиция” дип атала. Шулай ук мәгарифне үстерүгә, сәламәтлек саклауны камилләштерүгә тотынылган акчаларны да “киләчәккә инвестицияләр” дип атыйлар. Ягъни, гадиләштереп әйткәндә, алар – эш урыннары, хезмәт хакы һәм салымнар социаль-икътисади иминлек дигән сүз.
Хәбәр ителүенчә, узган атнада Владимир Путин видеоконференция режимында “Стратегик башлангычлар агентлыгы”ның Күзәтчелек советы утырышын уздырды. Анда агентлык җитәкчесе Светлана Чупшева: “Русия төбәкләренең инвестиция мохите буенча рейтингында Башкортстан 9нчы урында тора”, дип белдерде. Ил Президенты, Башкортстан Хөкүмәте эшен бәяләп: “Идел буе традицион рәвештә тиз темплар белән, нәтиҗәле үсә. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында, тулаем илдә, инвестклимат сыйфаты буенча Татарстан лидер булып тора, әмма Башкортстан аңа якынлаша бара, – диде Президент. – Радий Фәритович, Татарстанны кайчан узачаксыз?”