+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 июль 2020, 18:15

"Республика сезгә ярдәм итәргә әзер..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Сәнәгать сәгате» форматында күчмә киңәшмә үткәрде. Ул Кырмыскалы районында «УфаДорМаш» җитештерү берләшмәсе мәйданчыгында узды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Сәнәгать сәгате» форматында күчмә киңәшмә үткәрде. Ул Кырмыскалы районында «УфаДорМаш» җитештерү берләшмәсе мәйданчыгында узды.

Анда республика территориясендә асфальт бутагыч җайланмалар җитештерүне үстерү перспективалары каралды.

- Киләсе елда ук юл төзелеше һәм ремонт күләмен арттырачакбыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Шуңа күрә, әгәр предприятие базар позицияләрен саклап калырга тели икән, аның үсешен вакытында планлаштырырга кирәк. Республика булган тармак преференцияләре кысаларында сезгә ярдәм итәргә әзер.

"УфаДорМаш" сәгатенә 160 тоннага кадәр җитештерүчәнлеге булган асфальт-бетон җайланмалары, юл-төзелеш һәм коммуналь техникага запас частьләр җитештерү белән шөгыльләнә. Компаниядә 170 кеше эшли. «УфаДорМаш» җиһазларын Русиянең күп кенә төбәкләрендә кулланалар.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.



Читайте нас