Әлегә Башкортстанда нибары 15 газ заправкасы бар. Ләкин аларның санын 100гә кадәр арттыру турында карар кабул ителгән. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль транспортны газга күчерүнең төбәк программасын яңадан карарга һәм аны масштаблырак итәргә планлаштырыла. Болар хакында Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров социаль челтәрләрендәге үз битендә яза.
Аның сүзләренә караганда, газ бензиннан арзанрак. Шулай булгач, газга күчү ким дигәндә ваклап сату бәяләре үсүен тоткарларга ярдәм итәчәк. Өстәвенә, газга күчкән транспортлы гражданнар елына 100дән 200 мең сумга кадәр акчаны янга калдыра алачак.
Газга күчүнең тагын бер сәбәбе итеп Андрей Назаров газның бензиннан экологик зарарсызрак булуын китерә. Чиста һава – уңайлы тормышның иң мөһим өлеше, дип ассызыклый ул.
Фото: rpgaz.info сайтыннан.