+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 июль 2020, 15:46

Юл буе сервисы тәртипкә китереләчәк

Бу хакта Андрей Назаров киңәшмәдә белдерде.

Бүген, 23 июлдә, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров VI Бөтендөнья Фольклориадасын үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Беренче вице-премьер билгеләп үткәнчә, юл буе сервисы үсеше аеруча актуальлек алды.

Андрей Назаров сүзләренчә, юл буе сервисы пунктларын тәртипкә китерү өчен VI Бөтендөнья Фольклориадасына кадәр калган елны максималь нәтиҗәле файдалану мөмкинлеге бар.

– Барысы да тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш - кафе, автозаправка станцияләре, юллар. Юл буе сервисы пунктлары саны һәм сыйфаты сизелерлек артырга тиеш, – дип белдерде Андрей Назаров.

Мәгълүм булганча, әлегә 25 юл буе сервисы объекты төзергә ниятләгән инвесторлар белән сөйләшүләр бара. Инвестицияләрнең гомум күләме 3 миллиард сумнан артык.

Фото: pravitelstvorb.ru сайтыннан.
Читайте нас