+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 июль 2020, 17:21

Башкортстан — булдыра!

Республика - "Башлангыч расланган бюджет" бүлеге буенча Русия субъектлары рейтингы лидерлары арасында.

Русия Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институтының рәсми сайтында урнаштырылган мәгълүматларга караганда, агымдагы елда Башкортстан, мөмкин булган 12 баллның 12сен җыеп, Русия субъектларының тиешле рейтингының бюджет мәгълүматлары ачыклыгы югары булган "Башлангыч расланган бюджет" бүлеге буенча алдынгы төбәкләр төркеменә кергән.

Республика Русия Федерациясенең 12 балл җыйган иң яхшы 23 субъекты арасына керде.

Күрсәткечләрне бәяләү өчен Русия Федерациясе субъектының агымдагы елга һәм 2021-22 еллар план чорына бюджеты турында беренчел кабул ителгән законы кулланылган.

Быел бюджет мәгълүматларының ачыклыгы дәрәҗәсе буенча Русия Федерациясе субъектларының йомгаклау рейтингы киләсе елның беренче кварталында 10 бүлек буенча формалаштырылачак.

Фото: minfin.bashkortostan.ru cайтыннан.
Читайте нас